Әлмәттә бала автомобиль астына эләккән [+ФОТО]
Хәзерге вакытта, бәхеткә, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
Фаҗига 5 августта кичке алтылар тирәсендә була. Төзүчеләр проспекты, 45, 47, 18 йорт ишегалдында Опель Астра маркалы машинада хәрәкәт итүче торак зона өчен рөхсәт ителгән тизлекне сакламый һәм 2012 елгы баланы бәрә. Сабый юлны өлкәннәр белән чыгып бара торган була. Баланың теш казналыгына зыян килә, аны хастаханәгә озаталар.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia