Әлмәттә 6 кеше һәлак булган
Аларның барысының да гомерләре юл-транспорт вакыйгаларында өзелгән.
Ярты ел эчендә булган 68 авариядә 6 кеше үлгән, 84 кеше тән җәрәхәтләре алган. Узган елның бу чорында 96 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән булган. Үлүчеләр саны да күбрәк - 7 кеше, 115 кеше имгәнгән. Кеше үлеменә һәм имгәнүләренә китергән аварияләр сәбәбе нигездә шоферларның юл кагыйдәләрен бозуында. Беренче урында каршы як хәрәкәткә чыгу. Нәкъ менә бу очракларда 3 кеше һәлак булган да инде. Икенче урында юл бирмәү, өченчедә тиешле тизлекне сакламау тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа