Әлмәтле эш машинасын куып алып киткән
24 яшьлек әлмәтлегә шәһәр суды 20000 сум штраф салган.
Ул аек булмаган хәлдә кич белән хезмәттәшенең кесәсеннән эш машинасының ачкычын урлый һәм төнлә машинаны бәрә. Бу хәл май аенда булган. Егет хезмәттәшләре белән Чирмешән районының Беркет Ключ авылында вакытлыча яши торган була. Nissan Almera шоферы иртән торгач машинаның бәрелгән булуын күреп ала һәм полициягә хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia