Әлмәтле бәрдергән җәяүле кичә үлгән
«Кузайкино-Нурлат» юлында 22 яшьлек шофер 17 июль көнне «Камаз» автомашинасы белән кеше бәрдерә.
Җәяүле, 36 яшьлек ир юлны аркылы чыга торган була. Зыян күрүче 31 июль көнне хастаханәдә үлә.
«Әлмәт РемСервис транспорт» шоферы җәяүлене соң күреп алу сәбәпле машинасын туктатырга өлгерә алмый кала. Егетнең шоферлык стажы нибары ике ел була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа