Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәт юлында машина әйләнгән

30 октябрьдә кичке бишләр тулганда Азнакайдан Әлмәткә таба килүче Рено Логан юл һәлакәтенә эләгә.

Аның шоферы руль белән идарә итүне югалта һәм машина каршы як полосага чыгып юл читенә әйләнеп каплана. Һәлакәт нәтиҗәсендә 1957 елгы пассажир хатын-кыз күкрәк читлегенә зыян килү аркасында медсанчастька озатыла. Аңа амбулатор дәвалану билгеләнә. Артта утыручы 2008 елгы кыз балага шулай ук зыян килә. Аны да медсанчастька озаталар. Бала бустерга утыртылып, куркынычсызлык каешы белән эләктерелгән була.

23 нче янгын сүндерү часте белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса