Әлмәт янында велосипедчыны бәрдерделәр
3 сентябрьдә 10 сәгать 45 минутта Әлмәт районында велосипедчы катнашында юл-транспорт һәлакәте була.
Казан-Оренбург юлының 261 нче километрында "ГАЗ 330263" автомобилен йөртүче 1976 елгы шофер 2004 елгы велосипедчы малайны бәрдерә. Үсмер көйләнелми торган җәяүле кичүеннән юлны аркылы чыга торган була. Нәтиҗәдә малайны медсанчастька салалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа