Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Һәлакәткә очрамас өчен нишләргә?

Юл-транспорт һәлакәтеннән зыян күрүчеләрнең тәҗрибәсенә таянып белгечләр мөһим кагыйдәләрне булдырган.

Юл - үзе үк куркынычсыз булмаган объект булса, анда бертуктаусыз хәрәкәт иткән автомобильләрне йөртүчеләр дә аварияләр китеп чыгуга сәбәпче була. 15 гыйнвардә Казан-Оренбург юлында булган һәлакәт - шуның ачык мисалы. Кичке алтынчы яртыда Казаннан Әлмәткә таба хәрәкәт итүче ВАЗ-211440 автомобиле хуҗасы борылган вакытта маневр куркынычсызылыгын исәпкә алмый юл уңаеннан баручы МАЗ-5440 автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә үзе үк күпсанлы тән җәрәхәтләре белән «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең реанимация бүлегенә озатыла.

Әлеге очрак күпсанлы аварияләргә китергән төп кагыйдәне искә төшерә: юлда хәрәкәт иткән вакытта тизлек режимын сакларга һәм һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алып кына эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса