Күрше районда аянычлы юл һәлакәте
4 июньдә төштән соң өченче яртыларда Җәлил-Сарман юлында коточкыч юл-транспорт һәлакәте була.
Lada Kalina автомобиле Mercedes-Benz маркалы зур йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машинадагы шофер белән пассажир - ир белән хатын вакыйга булган урында һәлак булалар. Аларның туйдан Яр Чаллыга кайтып барышлары булган. 60 яшьлек ир руль артында йоклап киткән. Машинаны күптән түгел генә сатып алган булганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа