Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Коточкыч һәлакәтне видеокамера да төшереп алган [+ФОТО, ВИДЕО]

Башкаладагы коточкыч һәлакәт кичә, 14 апрельдә 16:10 сәгатьтә булган.

Һәлакәт вакытын видеокамера төшереп алган. Шуңа да гаеплене ачыклау кыенлык тудырмый. Һәлакәт Казанның Чистай урамында булган. Әмирхан проспектыннан Мусин урамына таба хәрәкәт иткән 46 яшьлек йөртүче идарәсендәге Renault Sandero автомобиле Бичурин урамында светофорның яшел утына сулга борылганда Audi машинасына юл бирми.

Бәрелү шулкадәр көчле була ки, ике машинага да шактый зыян килә. Ә машинадагыларны коткаручылар ярдәмендә генә чыгаралар. Һәлакәт аркасында Renault машинасының пассажиры - 45 яшьлек хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килә. Аның кабыргасы сынган, баш мие селкенгән, диелә.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса