Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Кичә Әлмәттә ике урында кеше бәрдерделәр

15 августта иртәнге 9 сәгать 10 минутта Гафиятуллин урамындагы 35 нче йорт каршында җәяүлене машина бәрде.

Әминов урамыннан Төзүчеләр проспектына таба килүче "Лада Приора" автомобиле 1940 елгы җәяүлене бәрдерә. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юлны транспорт чарасы хәрәкәте буенча уңнан сулга таба тиеш булмаган урыннан чыга торган була. Тән җәрәхәтләре алган пенсионерны Әлмәт медсанчастена илтәләр.
Төзүчеләр проспектындагы 30 нчы йорт каршында 10 сәгать 25 минутта җәяүле кичүендә 22 яшьлек кызны чит ил машинасы бәрдерә. "Сузуки SX4" шоферы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып 1995 елгы җәяүлегә өстенлек бирми. Кызны медицина ярдәме күрсәткәннән соң кайтарып җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса