Кайнар хәбәр: Әлмәт-Урыссу маршруты автобусы һәлакәткә очраган [+ФОТОЛАР]
Машина йөртүче рульдә барганда үлеп киткән. Нәтиҗәдә - авария...
Әлеге фаҗига бүген иртән Түбән Мактамада булган. Авария Промышленная урамы, 1Б йорты каршында теркәлгән. ГАЗ-32213 автомобилендә хәрәкәт итүче шоферның тромбасы өзелә һәм ул шундук җан тәслим кыла. Нәтиҗәдә машина бордюрга бәрелеп кюветка төшә. Урыссуга баручы машинада 7 пассажир булган. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа