Качам дип кабат авария ясаган. Нәтиҗә аянычлы...
Татарстанда бер шофер авария урыныннан качам дип, икенче машинага килеп бәрелгән.
Нәтиҗәдә Киров шәһәреннән булган пассажир ханым үлгән.
М-7 трассасының Мамадыш районыннан баручы Nissan Patrol MAN йөк машинасына ышкылып китә. Шуннан качу өчен тизлеген нык арттыра һәм 300 метр үтүгә юл уңаена баручы агач ташучы машинаның таккычына килеп бәрелә. Нәтиҗә аянычлы. Шоферның үзен хастаханәгә алып китәләр. Бу хәл кичә көннең икенче яртысында була.
Фото ТР буенча МЧСтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа