Исерек шофер автобусны әйләндергән
Күрше республикадан Казанга килүче «VOLGABUS» автобусы юл һәлакәтенә тарыган.
Өч пассажир кыз травмалар алган.
Бу хәл кичә була. 56 яшьлек «Lada Largus» автомобилен йөртүче каршы як полосага чыга һәм чак кына автобуска килеп бәрелмичә кала. Кара-каршы бәрелешүне булдырмас өчен автобус шоферы уңга каера һәм юл читенә төшеп каплана. Нәтиҗәдә 15-28 яшьлек өч кыз имгәнүләр ала. Җиңел машина шоферы аек булмаган хәлдә булуы өстенә элек машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән була.
Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа