Ике йөк машинасының бәрелеше видеога эләккән [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 31 майда, Чаллы белән Алабуга арасында булган иде.
Социаль челтәрләрдә, кеше үлеменә китергән әлеге һәлакәтне төшереп алган видео пәйда булды.

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, юл-транспорт һәлакәте Мәскәү-Уфа М7 "Волга" трассасының 1030 нчы чакрымында 7:45 сәгатьтә килеп чыккан.

"МАЗ" машинасының төп юлдан баручы "КамАЗ"га юл бирмәве ачыкланган. Бәрелеш аркасында "МАЗ"ның кабинасы "өзелгән", аның йөртүчесе - 60 яшьлек Чаллы кешесе үлгән. Ә "КамАЗ"ның йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia