Гүзәл зат шофер таптатты дип акча эшләмәкче булган
Бу хәл башкалабызның Декабристлар урамында була. Иномарка шоферы сөйләвенчә, ул парковкадан арт белән чигенеп чыкканда тавыш ишетә.
Машинадан чыккач, анда бер хатын-кызны күрә. Ханым үзен машина бәрүен әйтә. ЮХИДИ хезмәткәрләренә ул кулы авыртуын һәм әллә ни зур булмаган имгәнү алуын сөйли. Әмма шаһитлар бернинди дә машина таптату булмавын әйтә. Бу хәлдән шунда ук хатын-кыз шофердан рухи зыян китерүе өчен 5 мең сум акча сорый. Сөйләшүләрдән соң компенсация күләмен 2 меңгә калдыралар. Акча алгач, хатын дәшмәскә әйләнә. Шофер ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырырга мәҗбүр була. Күршедәге йорт почмагында урнаштырылган видеокүзәтүгә игътибар иткәннән соң ханым шоферга дәгъвасы булмавын әйтеп гариза яза. Шулай итеп ул акча эшли алмый кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia