Һәлакәтнең азагы аяныч. Автомобильләрнең берсендә ике баласы белән әни кеше барган. Махсус бишектә булган кечкенә бала зыян күрмәгән, ә менә 8 яшьлек апасының, һәлакәтнең шаһитлары әйтүенчә, аягы өзелгән. Аны тиз арада хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.
Юлларда
Чаллы урамында куркыныч һәлакәт [+ВИДЕО]
Чаллыда булган һәлакәттә сәламәтлегенә зур зыян килгән 8 яшьлек кыз баланы хастаханәнең реанимация бүлегенә озатканнар.
Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Чаллының Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә "Lada Granta" һәм "Nissan Pathfinder" автомобильләре бәрелешкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia