Бәйрәмнәр ямьсезләнмәсен дисәгез...
Иң беренче чиратта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
Яңа ел бәйрәмнәре, барысыннан да битәр, туган-тумача, дус-иш белән очрашу, балачакка кайта-кайта күңел ачу, саф һавада йөрү, чаңгы-чанада шуу мөмкинлеге белән рәхәт ул. Шулай да егыласы урынга салам түшәп, өзеләсе урынны алдан барлап ныгытып кую беркемгә дә комачау итмәстер. Ә бу, һичшиксез, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү дигән сүз.
Эш антасын тәмамлап өйгә кайтып барыш иде. Монтажная урамында берән-сәрән генә күренгән автомобильләрнең туктап диярлек баруларын күреп йөрәгем «жу» итеп китте. Димәк алда авария!.. Урынга җитәрәк «борынга-борын» бәрелеп икесе-ике якка очкан машиналарның торышы һәлакәтнең җитдилеген раслады. Соңрак Әлмәт ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, авариядә бер кешенең зыян күрүе билгеле булды. Аларына өстәп җибәрелгәннәре дә уйландыра торган. 24 декабрьдә көпә-көндез Ленин урамында ГАЗ-2752 автомобилен йөртүче 1983 елгы кеше 61 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Зыян күрүче «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенең нейрохирургия бүлегенә озатыла. Шул ук көнне Әлмәт-Мөслим юлында LADA-211440 һәм KIA RIO автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүче күпсанлы тән җәрәхәтләре ала.
Әлеге очракларның өчесендә дә автомобиль йөртүчеләрнең саксызлыгыннан тыш юлларның торышы да хәлиткеч ролен уйнаган. Шуңа күрә кыш бит инде ул!
- Машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен һәрвакытта да төгәл үтәргә кирәк. Ә менә һава торышы начар булганда бигрәк тә игътибарлы булу зарур. Бер-береңә сакчыл карашның бервакытта да зыянга китергәне юк әле. Якыннарыгызны эчкән килеш руль артына утыртудан саклагыз, үзегез дә кемгә утырып йөргәнегезне белеп эш итегез. Юлда булып үлемгә китергән һәлакәтләрнең күп өлешендә аек булмаган йөртүчеләр гаепле. Бәйрәм вакытында исерткеч эчемлекләр кулланып, «кәефле» йөрүчеләр саны артып китә. Шуңа күрә шәһәр эчендә дә, олы юлларда да рөхсәт ителгән тизлекне арттырмасагыз иде, - ди Әлмәт ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Шәрәфетдинов.
Инспектор каникуллар чорында балаларга карата игътибарны арттырырга киңәш итә. Әти-әни аларның кая йөргәнен белеп торса, техника белән идарә итүчеләр каникул чорында юлларда артып киткән балаларының теләсә каян пәйда булуын исәптә тотса гына фаҗигане булдырмый калу мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia