Юлларда

Бүген булган һәлакәттә дүрт корбан

Бүген төнге ике тулып килгәндә «Мазда СХ-5» һәм «Опель Антара» автомобильләре бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте Яңа Чишмә районында була. 54 яшьлек «Мазда» шоферы Түбән Кама ягына таба барганда, Казан-Оренбург автоюлы белән киселештә 26 яшьлек Яшел Үзән егете идарә иткән «Опель»га юл бирми. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу бик кыйммәткә төшә: ике автомобиль шоферы да, «Опель»ның 58 яшьлек пассажиры (ир-ат), «Мазда»ның 49 яшьлек пассажиры (хатын-кыз) алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга булган урында җан бирә.

Реклама

«Мазда»ның 14 яшьлек пассажир кызы, «Опель»ның 23 яшьлек пассажир хатын-кызы һәм 4 яшьлек бала күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, сабый балалар утыргычында була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бүген булган һәлакәттә дүрт корбан
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда