Реклама
Кичә төнге уннарда ВАЗ-2108 машинасын йөртүче 1988 елгы исерек егет тизлекне арттыра һәм юл борылышында каршы як полосага чыгып, каршыга килүче Лада Ларгус белән бәрелешә.
Соңгысының шоферы бәрелешүдән соң идарә итүне югалтып, каршыга хәрәкәт итүче ВАЗ-2114кә бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Ларгустан 1970 елгы пассажир ханым баш мие селкенеп, умыртка баганасының муен һәм бил бүлекләренә зыян килеп хасхаханәгә озатыла. Шулай итеп авариядә өч машинага зыян килә. Бу хәл Лениногорск-Чирмешән юлының 38 нче километрында була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+