Реклама
Кичә Татарстанда бензин ташу машинасы юл читенә ава.
Бу хәл Мамадыш районында була. «Вольво» бензовозын йөртүче 45 яшьлек ир бозлавык аркасында руль белән идарә итә алмый башлый һәм машинаны юл читенә аудара.
Шофер җитди имгәнүләр ала. Машинага да шактый зыян килә. Аны «аягына» бастырып тартып чугару өчен шактый күп вакыт һәм техника таләп ителә. Бәхеткә, бензин күп акмый. Машинада барлыгы 17 тонна бензин була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+