Башланды: Татарстанда мотоциклчы һәлак булган
7 май көнне сәгать төнге 10да Югары Ослан районы Олы Мәми авылыннан Казан - Ульяновск юлына таба 1 чакрым арада ян арбалы "Урал" мотоциклында барган 1985 елгы ир-егет каршы як юлга чыгып, юлдан төшеп капланган.
ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча, ул юл йөрү кагыйдәләренең берничә пунктын бозган дип фаразлана: шлемсыз, идарә итүгә хокуксыз килеш теркәлү номеры булмаган мотоцикл рулена утырган һәм югары тизлектә каршы як юлга чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа