Реклама
Алар Әлмәт медсанчастена китерелде.
2 август көнне кичке тугызынчыларда Җәлил-Сарман юлында ВАЗ-21124 шоферы полоса буш булу-булмавын исәпкә алмыйча, алдагы машинаны узарга чыга һәм каршыга килүче ВАЗ-21144 белән бәрелешә. Нәтиҗәдә беренче машина үзе уза торган ВАЗ-21102 автомобиленә дә килеп бәрелә. Шофер машинасын ташлап вакыйга булган урыннан кача.
ВАЗ-21144 шоферы күкрәк читлегенә зыян килеп, уң балтыр-табан суставы сынган хәлдә Әлмәт шәһәре медсанчастена китерелә. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән була. ВАЗ-21124 тәге 2012 елгы бала да баш мие селкенеп шул ук медсанчастька озатыла. Ул да балалар кәнәфиенә утыртылмаган булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+