Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында авариядә өч кеше зыян күргән

Бүген төнлә җитди авария булган, анда өч кеше зыян күргән.

Татарстан юлында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән.

Аларның сүзеннән аңлашылганча, авария бүген төнге беренчедә Әлмәт районының Габдрахман авылы янында булган. Биредә «Хендэ» автомобиле зур тизлектә «КАМАЗ» машинасына килеп бәрелгән.


«Машина йөртүченең караңгыда йөк автомобилен күрмәве дә ихтимал. Авариядә ким дигәндә өч кеше – егет белән кыз (пассажирлар), шулай ук шофер зыян күргән. Ашыгыч ярдәм табиблары аларны хастаханәгә алып китте», - дип белдерде шаһитлар.

Шаһитлар фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса