Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Ашыгыч хәбәр! Әлмәттә бала бәргән автомобильчене эзлиләр

Руль артында утыручы һәлакәт урынын ташлап качкан.

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 23 августта 14 сәгать тирәсендә Радищев урамы, 13 нче йорт тирәсендә теркәлә. Һәлакәттә 6 яшьлек бала зыян күрә. Тән җәрәхәтләре алган сабыйны хастаханәгә озаталар, ә автомобиль урыныннан кача. Фаҗиганең шаһиты булучылар машинаның ак төстәге ВАЗ 21099 маркалы булуын истә калдырганнар. Хәзерге вакытта аның номерын ачыклау дәвам итә. Әлмәт ЮХИДИ бүлеге һәлакәтне күрүчеләрне ярдәмгә чакыра. Аның өчен ЮХИДИ бүлегенең 11 яки 12 нче кабинетына килергә яисә 8-919-686-69-99 шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса