Юллардагы фаҗигаләр: җәзалар катгыйлана
2026 елның 16 июлендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Рес-публикасы территориясендә аварияләрнең торышына багышланган матбугат конференциясе узды.
Чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов катнашты. Ул авыр нәтиҗәләргә алып килә торган иң куркыныч юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларына аерым тукталды.
Аның сүзләренчә, 2026 елның беренче яртыеллыгында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның 10 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу хокук бозу штрафларны гына түгел, ә җинаять җаваплылыгын да күздә тота. Нәкъ менә каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4–6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабаттан кагыйдә бозган очракта — 1 елга йөртү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җинаять җаваплылыгы һәм автомобильне конфискацияләү карала.
«Мондый катгый җәза очраклы гына кертелмәде. Каршы як полосага чыгуның нәтиҗәләре еш кына фаҗигале була — маңгайга-маңгай бәрелешүләр кешеләр үлеменә алып килә», — дип ассызыклады Дамир Равель улы.
Руль артына исерек килеш утыруга аерым игътибар бирелде. 2026 елның беренче яртыеллыгында гына да исерек йөртүчеләр гаебе белән 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 19 кеше һәлак булган һәм 88 кеше җәрәхәтләр алган. Иң фаҗигале очракларның берсе 11 апрельдә Әлки районында булган: «Лада» автомобиленең исерек йөртүчесе тракторга барып бәрелгән, нәтиҗәдә 5 кеше — ике йөртүче дә һәм автомобильдәге өч пассажир һәлак булган.
Машина белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен 45 000 сум штраф һәм 1,5–2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Кабаттан кагыйдә бозганда, йөртүче РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Биредә максималь җәза — 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм автомобильне конфискацияләү.
«Алкоголь һәм машина йөртү — икесе берләшсә, бу үлемгә алып килә. Эчелгән һәр рюмка сезнең яки башкаларның тормышында соңгысы булырга мөмкин», — дип белдерде Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары.
Рәфкать Шаһиев әзерләде
Фото:нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia