Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Юлларда

Кагыйдәләрне үтәү тормышны саклый

Әлмәт җирлегендә юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча эш дәвам итә – балаларга һәм булачак ата-аналарга аерым игътибар бирелә.

Әлеге уңайдан ЮХИДИ инспекторлары күп профильле хастаханәнең хатын-кызлар консультациясендәге булачак әниләр белән очрашып, аларга юл хәрәкәте иминлеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм балаларны транспорт чараларында йөртү кагыйдәләрен белү һәм  үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлаттылар, сабыйларны тотып тору җайланмасын ничек дөрес сайларга һәм ни өчен беренче көннәрдән үк баланы махсус креслода йөртергә кирәклеге турында да сөйләделәр.
Белгечләр коляскалар белән юл аркылы чыгу кагыйдәләре турында да искә төшерделәр, булачак әниләргә өске кием-нәргә яктылык кайтаручы элементларны беркетүнең  кирәклеген искә төшерделәр.  
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү – һәркемнең уртак җаваплылыгы. Үзебезне дә, якыннарыбызны да саклыйк, исән-имин булыйк.
 
Резеда Исмәгыйлева
Фото: Лилия Рәфигуллина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса