Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәт районында «Каршы полоса» профилактик рейдлары башлана

Алар 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт районында "Каршы полоса" профилактик рейдлары башлана
 
Алар 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
 
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү өчен «каршы полоса» профилактик чарасы узачак. Бу хакта дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Агымдагы елның беренче өч аенда Татарстанда каршы як полосага чыгу аркасында 64 авария булган, аларда 26 кеше һәлак булган һәм 113 кеше җәрәхәтләнгән. Әлмәт районында шундый 4 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 3 кеше һәлак булган, 2 кеше зыян күргән.
15-28 апрельдә дәүләт автоинспекциясе тыелган урыннарда узып киткән хокук бозучыларга аерым игътибар бирәчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, узып китәр алдыннан маневрның куркынычсызлыгына инанырга кирәк. Тоташ линия, «узып китү тыела» билгесе булганда, борылышларда һәм калкулыкларга менгәндә узып китәргә ярамый.
Хокук бозган өчен 7500 сум штраф яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта — 1 елга хокуктан мәхрүм итү, ә кайбер категория машина йөртүчеләр өчен-хәтта 3 елга кадәр җинаять җаваплылыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса