Аек булмаган машина йөртүче «Әлмәт-Лениногорск» трассасында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
«УАЗ Патриот» йөртүчесе идарәне югалткан һәм юлдан чыгып киткән.
Аек булмаган машина йөртүче "Әлмәт-Лениногорск" трассасында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән
18 мартта «Әлмәт-Лениногорск» трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Лениногорск дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. «УАЗ Патриот» йөртүчесе идарәне югалткан һәм юлдан чыгып киткән.
Килгән инспекторлар 50 яшьлек ир-атның бик нык исерек булуын ачыклаган. Алкотестер норма 0,16 мг/л булганда 1,174 мг/л спирт күрсәткән.
Хәзер аңа 45 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia