Бу ел башына Әлмәт районы юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы фирмаларның антирейтингы төзелде
Бу хокук бозуларның һәрберсе юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү өчен шартлар тудыра.
Татарстанда машина йөртүчеләре юл йөрү кагыйдәләрен еш боза торган компанияләрнең антирейтингын төзеделәр. Мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР хөкүмәт комиссиясе бирде. Хокук бозучыларга карата төбәктә җитди чаралар кулланыла.
Быелның гыйнвар-февраль нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында юридик затлар арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар аталды:
· РС СЕРВИС-22 хокук бозу;
· КВАСОВАР заводы – 22 хокук бозу;
· "Авто СПЕЦ тех" - 21 тәртип бозу;
· ЛИВИНГСНАБ – 18 хокук бозу;
· ТАТСПЕЦСТРОЙ – 14 хокук бозу.
Ике ай эчендә әлеге оешмаларның машина йөртүчеләре 97 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Бу хокук бозуларның һәрберсе юл-транспорт һәлакәтләре барлыкка килү өчен шартлар тудыра, аларда машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләр һәлак булырга һәм зыян күрергә мөмкин. Нәкъ менә юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучылар аркасында юл һәлакәтләре саны арта һәм кешеләр һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia