Юл куркынычсызлыгы. Хәтәр сәфәрдән сакланыйк
Кышын халык карлы, чистартылмаган юллардан зарланса, язгы чорда кешеләрне, аеруча автомобильчеләрне, аның чокырлы, җимерек булуы борчый.
Алай гына да түгел, юлларның каралмавы юл-транспорт һәлакәтләренә дә китерә. Бу турыда күптән түгел булып узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында да ярып әйтелде.
Хәзер инде язгы чорга керәбез. Юлларда чокыр ремонтлары быел март урталарыннан ук башланып китәчәк. Шуны гына искәртәсе килә – асфальт өслеккә юл билгеләрен ясауга мөмкин кадәр иртәрәк тотынып, чыдам буяулар кулланып башкарсыннар иде. Практика күрсәткәнчә, шәһәр юллар идарәсе башкарган эшләрнең сыйфаты үткән елны канәгатьләнерлек булмады - инде җәй ахырына разметкалардан җилләр исте. Халык иминлегендә экономия ясау бер дә килешми торган гамәл, шул турыда кабат искәртәсе килә. Быел ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге җитешсезлекләрне катгый контрольдә тотарлар дип ышанып каласы килә.
Шулай да узган елны юлларны ремонтлау буенча байтак кына эшләр башкарылганын да исәпкә алмый мөмкин түгел. Ремонт сыйфатын, әлбәттә, язгы чорда халык үзе бәялиячәк. 17 мең километрдан артык муниципаль һәм 14 мең километр төбәк юллары турында мәгълүмат яңартылуы үз чиратында авыр йөкләр ташуны контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкинлек биргән. Узган елда ябык номерлы һәм махсус рөхсәтсез йөк хәрәкәтенең дистәләгән очрагы ачыкланган. Хокук бозучыларга карата административ беркетмәләр төзелгән.
Профилактика эше дә, юлларны төзекләндерү дә нәтиҗәле бара кебек. Тик статистик мәгълүматлар барыбер борчылырга мәҗбүр итә, чөнки 2026 елның гыйнварында гына да районда 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 1 кеше һәлак булган, 9 кеше җәрәхәтләнгән. Февральнең беренче 16 көнендә тагын 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше һәлак булган һәм 5 кеше зыян күргән. Аварияләрнең төп сәбәпләре-тизлекне арттыру, дистанцияне сакламау. Резонанслы очраклар да бар. 29 гыйнварда Яр Чаллы - Зәй – Әлмәт автомобиль юлының 82 нче чакрымында ВАЗ автомобиле руле артында утыручы терлекне бәрдергән һәм үзе һәлак булган. Бу уңайдан авыл җирлекләре башлыкларына торак пунктларда мал асраучы хуҗа-лыклар белән аңлату эшләре алып барырга кирәклеге турында искәртелде.
Балаларның юл-транспорт травматизмын профилак-тикалау һәрвакыттагыча аерым контрольдә. 2025 елда балалар катнашында 19 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, үлүчеләр юк. 2026 елда 2 авария булган, аларда ике бала зыян күргән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ, мәгариф идарәсе белән берлектә 130 дан артык профилактик дәрес үткәргәннәр.
– Районда 61 яшь хәрәкәт инспекторы отряды эшли - бу 900дән артык укучы дигән сүз. Мәктәпләр ел саен беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү өчен автокласслар, интерактив комплектлар һәм тренажерлар белән тәэмин ителә, – дип исәп-хисап тотты белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia