Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәт районында каршы як полосага чыгуның 15 очрагы ачыкланган

Әлмәттә «Тоннель» чарасы узды.

🚔 🚨Әлмәт районында каршы як полосага чыгуның 15 очрагы ачыкланган

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе каршы як полосага чыгуның 15 очрагын теркәгән. Хокук бозуларны «Тоннель» операциясе барышында ачыклаганнар. Профилактик рейд 26 гыйнварда узды.

Каршы як полосага кайда чыгарга ярамый:
• Дүрт яки аннан да күбрәк полосалы юлларда;
• Каршы як полоса тоташ (икеле яки ялгыз), өзек-өзек линияле тоташ (әгәр ул сезнең якта урнашмаган булса) трассаларда, шулай ук трамвай юллары белән аерылган.

Бу хокук бозу өчен минималь җәза — 7,5 мең сум штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса