Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә Татарстан юлларындагы аварияләргә багышланган матбугат конференциясе узды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Айнур Хөснетдинов доклад белән чыгыш ясады һәм журналистларның сорауларына җаваплар бирде.

Әлмәттә Татарстан юлларындагы аварияләргә багышланган матбугат конференциясе узды

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Айнур Хөснетдинов доклад белән чыгыш ясады һәм журналистларның сорауларына җаваплар бирде.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү безнең бүлекнең төп бурычы һәм «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының аерылгысыз өлеше. Без муниципаль комиссия составында актив эшлибез, комплекслы чараларны координациялибез, дип башлады сүзен Айнур Хөснетдинов.

Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда 1755 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән,  анда 163 кеше һәлак булган, 2138 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Июль аенда гына да 327 авария булган, 39 кешенең гомере өзелгән һәм тагын 370 кеше җәрәхәтләнгән.

Быел Әлмәт районы территориясендә аварияләрдә зыян күрүчеләрнең саны узган елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда кимрәк, ди белгечләр. Шулай да саннар уйланырга мәҗбүр итә: 7 ай эчендэ 55 юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше һәлак булган, 63 кеше имгәнгән. Узган ел белэн чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны шул ук дәрәҗәдә калган, үлүчеләр 3 кешегә, ә имгәнүләр алучылар 6 кешегә кимегән, ди полиция капитаны Айнур Хөснетдинов.

  • Балалар юл-транспорт травматизмы белән хәл әле дә тискәре. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 9 бала имгәнгән. Былтыргы белән чагыштырганда аварияләр саны 3 очракка арткан, яраланучылар саны үзгәрмәгән. 

Республика буенча балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләре статистикасы  уйланырга мәҗбүр итә: агымдагы елда инде 271 авария булган, анда 7 бала үлгән, 291 е төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда борчылуга урын бар, ди белгечләр.

Матбугат конференциясе барышында юлларда аварияләр китереп чыгаруның сәбәпләре аталды. Иң күп очрак каршы як полосага чыгу һәм    тизлек режимын үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан. Исерек килеш автомобиль йөртү, туктап торган транспорт чараларына бәрелү, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял итү режимын үтәмәве дә һәлакәткә илтә. Бу статистиканың хаклыгын үлем белән тәмамланган һәлакәтләр анализы раслый. Очрашу барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре куркыныч фотолар белән бүлеште.

  • Автомбиль йөртүче үзе өчен генә түгел, пассажиры өчен дә җаваплы, шуңа күрә сак булуыгызны үтенәм, дип журналистлар аша юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Айнур Хөснетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса