Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәтле машинаны куркыныч йөртүе өчен җавап бирде

Бер генә хокукы бозу да җавапсыз калмый.

Әлмәт кешесе машинасын куркыныч йөрткәне өчен штраф алды. Тикшерүләрнең берсендә ГАИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу видеосын тапкан. "Лада Нива"  җәяүлеләр зонасы буйлап бара, җәяүлеләр һәм башка автомобильләр өчен потенциаль куркыныч тудыра.

Хокук бозучының шәхесен оператив рәвештә ачыклаганнар. Ул 2006 елгы яшүсмер булып чыга. Аны ЮХИДИ бүлегенә аңлату әңгәмәсе уздыру өчен чакырталар. Шулай ук аңа 2000 сум күләмендә штраф та билгеләнергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе ассызыклаганча, мондый гамәлләр кешеләрнең иминлегенә куркыныч тудыра. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса