Әлмәттә «Язгы каникуллар» оператив-профилактик чарасы кысаларында чаралар уза
«Язгы каникуллар» оператив - профилактик чарасы кысаларында Әлмәттә физкультура техникумы студентлары һәм 13 нче мәктәп укучылары белән әңгәмәләр узды.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре укучыларга төбәктәге юл-транспорт һәлакәтләренең актуаль статистикасы турында җентекләп сөйләделәр, аварияләрнең сәбәпләренә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләренә игътибарны юнәлттеләр. Тематик фильмнар күрсәтелде. Моннан тыш, һәр катнашучы җәяүлеләр һәм индивидуаль мобильлек чараларыннан файдаланучылар өчен юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре белән белешмәлек алды.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа