Әлмәттә ике балигъ булмаган кыз электр самокатында авто астына эләккән
Яшүсмерләр җәрәхәтләнгән.
Әлмәттә Ленин урамындагы 42 нче йорт каршында электр самокатчылары катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт җәяүлеләр кичүендә булган.
Руль артында 23 яшьлек йөртүче булган «Веста» тәгәрмәчләре астына бер электросамокатта барган ике кыз эләккән. Берсенә 15 яшь, икенчесенә – 16 яшь. Икесе дә җәрәхәтләр алган.
Фото: Әлмәт дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа