Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы булды

Катнашучылар Әлмәт районы юлларындагы аварияләргә анализ ясадылар һәм аны киметү чаралары турында фикер алыштылар.

ТР буенча эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсенең  бүлек башлыгы Андрей Куртмин һәм Россия эчке эшләр министрлыгының  Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Валерий Гыйздәтуллин докладларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эш нәтиҗәләре, аварияләр торышы һәм вәзгыятьне яхшырту буенча планнар тәкъдим ителде.

Автомобиль юллары идарәсе директоры Рафис Сафиуллин һәм Татнефтедор башлыгы Фидал Хәернасов автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Киңәшмә барышында башкарма комитет җитәкчесе Айдар Каюмов инвалидлар өчен машина кую проблемаларын һәм юл билгеләрен яңарту кирәклеген әйтте. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, район башлыгы Тимур Нагуманов карары белән быел шәһәр һәм төп магистральләр буенча кайнар пластик белән юл билгеләре ясау өчен 20 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса