Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Белү генә түгел, үтәү мөһим

Җәй буе һәм әле хәзер дә урамнарда скутерда, мопедта, мотоциклда җилдертүче балалар һәм яшүсмерләрне күрергә була.

Күп очракта алар, кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар.

Баласына мопед бүләк иткән әти-әни яшүсмергә әлеге транспортта 16 яшькә кадәр юлга чыгарга рөхсәт ителмәгәнлеген үзе дә белми торгандыр, чөнки белсә, алмас иде. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә мопед белән бары тик 16 яшьтән идарә итү рөхсәт ителә. Мопедта йөрүчеләргә таныклык кирәклеге турында сөйләшү күптәннән алып барылды. Шушы көннәрдә ниһаять, 2026 елдан башлап мопедларны транспорт чарасы буларак теркәү мәҗбүри булачагы билгеле булды. Бу турыда РФ Транспорт министрлыгы берничә тапкыр белдерү ясады инде. Мопед хуҗаларына учет билгесе яки QR-код тапшырылачак.

Самокатчыларны да шулай бераз йөгәнләсеннәр иде инде. Электр самокатларын яратучылар күпләргә комачаулый. Алар катнашында аварияләр дә байтак теркәлә. Иң куркынычы – самокатчылар машина яки җәяүле каршына көтмәгәндә килеп чыга. Тизлеге югары булган самокатлар белән идарә итүчеләрнең үзләренең дә баганаларга, транспортка килеп бәрелеп, имгәнгән очраклары да күп теркәлде. Транспорт чараларында өсте-өстенә атланып йөрүчеләрне бик еш күрергә була юлларда. Ә бит узган елның 1 мартыннан электромобиль җайланмалар рәсми транспорт чарасы булып санала башлаган иде.

«Шәхси хәрәкәт чаралары», ягъни СИМга (средства индивидуальной мобильности) электр самокатларыннан тыш электроскейтборд, гироскутер, сегвей, монокөпчәк кебек җайланмалар да керә. Самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артмаска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр сукмакларыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмаларда гына йөреп булачак. Яңа кагыйдәләр буенча велосипедчылар һәм самокатчылар һәркайда җәяүлеләргә юл бирергә тиеш. Машина юлына исә 14 яше тулган кеше генә чыга ала. Бу очракта СИМның авырлыгы 35 килограммнан ким булмаска, ә юлда рөхсәт ителгән тизлек сәгатенә 60 чакрымнан артмаска тиеш. Электр самокатларына юлның уң як кырыеннан йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылган булырга тиеш. Әлмәт самокатчылары бу турыда беләләрдерме-юкмы, тик кагыйдә бозучылар бик күп – апрель аеннан башлап бүгенгә кадәр 300 ләп кеше җаваплылыкка тартылган инде. Аларның барысына да штраф салынган.

Мотоцикл һәм мопед белән идарә итү беренче карашка җиңел тоелса да, аның үзенчәлекле яклары күп. Тәүлекнең караңгы вакытында идарә иткәндә руль артында утыручыдан аеруча зур игътибар сорала. Әле шушы көннәрдә генә, төгәлрәге 15 сентябрьдә, кичке алтынчы яртылар тирәсендә Яңа Нәдер авылы янындагы юлда мотоцикл белән бәйле юл фаҗигасе теркәлде. 39 яшьлек мотоциклчы вак таш җәелгән юл буйлап хәрәкәт иткәндә тиешле тизлекне сакламаган һәм нәтиҗәдә транспорты белән әйләнеп капланган. Фаҗига үлем белән тәмамланган. Мондый бәхетсезлекләр кабатланмасын өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү генә түгел, төгәл үтәү дә зарур шул. ЮХИДИ инспекторлары да бу уңайдан кисәтүләрен дәвам итәләр: транспорт белән идарә иткәндә тизлек режимын сакларга, самокатларда, велосипедларда юл аша чыкканда транспорт чарасыннан төшәргә һәм аны я кулга алырга, я рулен тотып янәшә атларга кирәк. Юлларда исән-имин йөреп, исән-сау өйләребезгә әйләнеп кайтырга насыйп булсын барыбызга да.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең фикерләре

Фәүзия Ибраһимова, 47 яшь:

- Самокатларны халыкка уңайлы булсынга уйлап тапканнар. Кемдер аңарда кызык өчен генә йөрми, ә эшкә дә бара бит әле. Мин үзем эшкә машина белән йөрим анысы. Киләчәктә үзем дә самокатка күчәрмен дип уйлап торам әле, чөнки хәзер иртәнге якта юлларда «бөкеләр» күп. Самокатлар парковкалар булмаган эш урыннарына бару өчен дә менә дигән вариант.

Равил Хәйруллин, 60 яшь:

- Электр самокатында йөрүчеләрне, гомумән дә, яратмыйм. Алар юлда ыгы-зыгы тудыра. Көтмәгән урында зур тизлектә килеп чыгып, җәяүлеләргә генә түгел, машина йөртүчеләргә дә комачау итәләр. Самокатларда күбрәк яшьләр йөри. Аларның күбесе кагыйдәләрне белми, белсәләр дә, үтәми. Әле машинаңа килеп бәрелсәләр, гаепле буласыңны көт тә тор.

Галия Мәүлетбаева, 35 яшь:

- Бала-чагасы да, олысы да самокатта һәм велосипедта йөрергә ярата. Бу нормаль күренеш. Әлмәттә, гомумән, моның өчен бар мөмкинлекләр тудырылган. Тик менә баланы самокатка бастырганчы, ата-ана аның белән ничек идарә итәргә икәнен генә түгел, дөрес итеп егылырга да өйрәтергә тиеш дип уйлыйм. Мин үзем табиб булгач, иң беренче чиратта шуңа игътибар итәргә кушам. Бала-чагалар самокатны аяк белән туктатырга тырышып та төрле тән җәрәхәтләре ала бит.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса