Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Игътибар-балалар!» акцияләре уздырылды

Җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар һәм юлның дөрес үтүе кирәклеге турында белешмәләр бирелгән.

«Игътибар-балалар!» балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү һәм яшь җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны куллануын популярлаштыру максатыннан «Бала-баш пассажир», «Шофер, сак бул!», «Самокат һәм велосипед куркынычсыз» һ.б. акцияләре уздырылган.

Җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар һәм юлның дөрес үтүе кирәклеге турында белешмәләр бирелгән. Яшь велосипедчыларга һәм җәяүлеләргә, аларның әти-әниләренә велосипедта һәм самокатта куркынычсыз йөрүнең төп кагыйдәләрен искә төшерделәр. Аларга шулай ук саклагыч экипировка турында сөйләделәр һәм җәяүлеләр кичүе алдыннан велосипедтан яки самокаттан төшәргә чакырдылар. Акциядә катнашучыларга яктылык кайтаручы элементлар тәүлекнең караңгы вакытында яки күрү мөмкинлеге җитәрлек булмаган шартларда, шоферлар аларны ерактан күрә алсын өчен тапшырылды. Балалар беренче чиратта юлны чыкканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген, парковкаланган автомобильләр аркасында юлны кинәт чыгу куркыныч булырга мөмкинлеген сөйләделәр.

Балалар машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, юлда игътибарлырак булуларын, юл кырыенда кечкенә җәяүлеләр булырга мөмкинлеген онытмауларын үтенделәр. Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләштеләр, үзләрен һәм балаларын юллардагы бәхетсезлек очракларыннан саклар өчен куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын кулланырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса