Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» операциясенә йомгак ясалды

Чара юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән.

 4 ноябрьдә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Казан-Оренбург автоюлының 236нчы километрында ТР буенча  ЮХИДИ экипажлары тарафыннан аз урынлы автобус һәм "Ларгус" йөртүчеләре тарафыннан пассажирлар йөртү өлкәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча "Тоннель"  махсус чарасы үткәрелде. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейд вакытында 15 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган, шуларның 3се – «Лада ларгус» автомобиле йөртүчеләре: 2се укылмаган номерлар өчен, 1се техник төзексезлек өчен. Башка йөртүчеләргә карата административ материаллар төзелгән: 3се-куркынычсызлык каешы бәйләнмәгән өчен, 7се-тонировкаланган пыялалар өчен, 1се-транспорт чарасына документ булмау өчен. 1 автомобиль руль системасы төзек булмаган өчен махсус тукталышка куелган.

Шулай ук Әлмәт шәһәренең хәрби комиссариатына хәрби бурычтан качкан шофер да ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса