Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында авария вакытында кеше янып үлгән

Фаҗига Чаллы-Әлмәт юлының 80нче километрында була.

 

Әлмәт районында Рус Акташы янындагы трассада коточкыч юл-транспорт һәлакәте була, анда автомобиль салонында кеше тереләй янып үлә. Тагын ике зыян күрүчене ашыгыч ярдәм бригадасы алып китте, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче ЗИЛ борылырга туктаган, шул вакытта артыннан хәрәкәт итүче Lexus йөк машинасын урап узарга карар иткән һәм коймага бәрелгән. Чит ил машинасы артыннан барган "Лада Гранта" ЗИЛ машинасына бәрелә. Бәрелеш нәтиҗәсендә ике автомобиль янган. 

Янгын сүндерү барышында "Лада Гранта" автомобиле салонында тормыш билгеләре булмаган янган гәүдә табылган. "Лада Гранта" автомобиленең шоферы һәм ике пассажиры имгәнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса