Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә мотоциклчы йөк төягечкә бәрелеп, хастаханәгә эләгә

Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.

7 августта Әлмәттә мотоцикл катнашында авария була. Юл-транспорт һәлакәте 6.50 сәгатьтә Шевченко урамындагы 73/4 номерлы йорт янында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1996 елда туган Honda CBR мотоциклы йөртүчесе Шевченко урамы буенча Радищев урамы юнәлешендә Төзүчеләр проспекты ягыннан хәрәкәт итә, куркынычсыз тизлекне сайламый, светофорның тыю сигналына керә, 1999 елда туган шофер идарәсе астында Locust L754 йөк төягече белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә мотоциклчы хастаханәгә эләгә.

Авариянең сәбәпләре  ачыклана.

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса