Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәтнең 17 нче мәктәбендә яшь хәрәкәт инспекторлары катнашында чара узды

Балалар юл-транспорт травматизмы статистикасы белән таныштылар.

17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә агитация - пропаганда чарасы узды, аның барышында яшь хәрәкәт инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча иҗади программа белән чыгыш ясадылар, юл хәлләрен инсценировкаладылар һәм фикер алыштылар.

Аннары укучылар белән әңгәмә булды. Балалар юл-транспорт травматизмы статистикасы белән таныштылар, җәяүлеләр, пассажирлар һәм велосипедчылар кагыйдәләрен кабатладылар, шулай ук индивидуаль молбильлек чаралары буенча яңа кагыйдәләрне аңлаттылар.

Чара ахырында юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча видеофильм күрсәтелде һәм барлык катнашучыларга тематик истәлекләре тапшырылды, дип хәбәр итә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы оешмасы.

 

 

Фото: Юл хәрәкәте куркынычсылыгы оешмасынынң Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса