Гади саннар артында кеше гомерләре
Сәламәт яшәү рәвешенең бер төре булса да, велосипедта йөрү кайвакыт күңелсез хәлләр дә китереп чыгара.
Әлмәтнең велосипедчылар каласы икәнен республикада гына түгел, Россиядә дә күптәннән беләләр инде.
Велоинфраструктура калабызда елдан-ел арта. Менә быел да көз айларына кадәр тагын 113 миллион сумлык 8 километрлап яңа велосипед юллары барлыкка килер дип көтелә. Алар Гагарин, Маяковский, Объездная, Әминов, Совет урамнарында һәм Төзүчеләр проспектында төзелә. Бу әлмәтлеләр өчен куанычлы вакыйга булырга тиеш кебек, тик яшерен-батырын түгел, калабызда велосипедчыларга карата мөнәсәбәтне гел уңай дип әйтеп булмый. Җәйге чорда автомобильчеләр алардан зарланып туя алмый, чөнки велосипед хуҗаларының күпчелеге юл-транспорт кагыйдәләрен үтәми яки бөтенләй белми. Бу мотоциклчыларга да кагыла. Шәһәр эчендә булган юлларда теркәлгән аварияләр статистикасы да нәкъ менә шул турыда сөйли.
Республикада агымдагы елның 4 аенда гына да 108 юл-транспорт һәлакәте теркәлергә өлгергән, шуларда 3 баланың гомере өзелгән.
6 май көнне мотоциклда пассажир булып утырып барган 2008 елгы бер яшүсмер кызның гомере өзелгәнен күпләр хәтерлидер. Тагын 14-16 яшьлек өч яшүсмер тән җәрәхәтләре алып котылып калган иде ул һәлакәттә. Бу коры саннар гына түгел, бу – кеше гомере, ата-аналарның газиздән газиз балалары. Ел да ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге проблеманы күтәреп чыга, юл куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче службалар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә очрашулар, аңлату эшләре алып бара – нәтиҗә юк.
«Зебра»дан чыкканда велосипедчы транспортыннан төшәргә һәм җәяүлеләр белән беррәттән атларга тиеш. Кызганыч, әмма бу гади генә кагыйдәне үтәүчеләрне дә шәһәребез урамнарында бик сирәк очратырга мөмкин. Машиналар йөри торган юл кырыеннан барган велосипедчылардан автомобильчеләр аеруча курка. Ник дигәндә, әлеге велосипедчы кинәт кенә борылырга, велосипедының чылбыры өзелеп хәтта егылырга да мөмкин бит. Балаларына велосипед алып биргән әти-әниләрнең күпчелеге үзләре дә кагыйдәләр белми. Югыйсә алар бик гади һәм аңлаешлы. Велосипед белән ишегалдында, паркларда ничә яшьтә йөрсәң дә ярый, ә менә машина юлына бары 14 яшьтән генә чыгарга рөхсәт ителә. Машиналар йөри торган юлдан велосипедта барганда, әгәр махсус тротуар каралмаган икән, бары уң як полосадан һәм юл читеннән генә йөрергә рөхсәт ителә. Рульне ике кул белән тотарга кирәк. 7 яшькә кадәр баланы велосипедка утыртып бару тыела. Велосипедчыларга махсус шлемнар, тез һәм терсәк калканнарыннан файдаланырга киңәш ителә. Караңгы вакытта исә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.
Соңгы елларда велосипед юлларыннан, тротуарлардан зур тизлек белән «ыжгырып» узучы һәм анда берничә кеше баскан самокатчылар аеруча куркыныч. Быелның 1 мартыннан электромобиль җайланмалар рәсми транспорт чарасы булып санала.
Самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан да артмаска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр сукмакларыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмаларда гына йөреп булачак. Электр самокатларына юлның уң як кырыеннан йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылган булырга тиеш. Яңа кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар каралган.
Әлмәтлеләрне бу уңайдан кабат искәртәсе һәм җәйге каникуллар чорында балаларыгызга аеруча күз-колак булыгыз, аларны бәла-казалардан саклагыз дип кисәтәсе килә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа