Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Велосипедтагы әлмәтлене «Волга» бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчене Әлмәт күп профильле хастаханәсенә озаталар.

28 апрель иртәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәттә велосипедчыга автомобиль бәрелүен терки. Бу вакыйга Тынычлык урамындагы 1 нче йорт каршында була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ГАЗ-3102 «Волга» маркалы автомобильнең 55 яшьлек йөртүчесе, Төзүчеләр проспекты ягыннан Гафиятуллин урамы ягына таба хәрәкәт иткәндә, юлдан сулга таба Тынычлык урамына таба борылганда, 43 яшьлек велосипедчыга бәрелә, ул транспорт чарасы хәрәкәте барышында велосипед юлы буенча сулдан уңга таба хәрәкәт иткән була.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган велосипедчыны Әлмәт районара күп профильле хастаханәсенә озаталар.

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса