Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагын ачыклаган

Чара аек булмаган хәлдә машина белән идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

27 мартта Әлмәт автоинспекторлары исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» махсус чарасын үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең җирле бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 128 шофер тикшерелгән һәм 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган, мәсәлән: куркынычсызлык каешын 8 кеше эләктермәгән, техник регламент таләпләренә туры килмәгән тонировка өчен 2 машина йөртүче; исерек хәлдә машина  белән 1 кеше идарә иткән.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса