Реклама
55 яшьлек ханым идарә иткән Daewoo Matiz автомобиле Казан-Оренбург трассасында Subaru машинасына килеп бәрелә.
Вакыйга узган шимбә көнне булган.
Татарстанлы ханым каршы як полосага чыккан һәм япон автомобиле белән бәрелешкән дип фаразлана. Нәтиҗәдә ул вакыйга булган урында һәлак була. Ә Subaru автомобиленең шоферы белән пассажирына медицина ярдәме кирәк була. Тикшерү бара. Кемнең гаебе нинди булганын тикшерү күрсәтер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+