Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләштеләр

Чараның максаты-балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру.

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы И. И. Курамшина 2 нче номерлы «Балачак планетасы» балалар бакчасында әңгәмә үткәрде.


Әңгәмәнең максаты-балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру. Җәяүле, пассажир сыйфатында юлдагы куркынычлар турында күзаллау һәм яктылык кайтару элементларын куллану кирәклегенә аерым басым ясау.

Балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга актив җавап бирделәр, шулай ук «саклау» порталы тәкъдим иткән тематик видеороликлар күрсәтелде. Чара ахырында барысына да «юл хәрәкәте иминлеге "  тарафыннан бирелгән тематик памяткалар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса