Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Әлмәттә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен тикшерделәр

«Автобус» операциясе вакытында ике хокук бозучыны ачыклаганнар.

Законнарны үтәүче машина йөртүчеләр бүләкләр ала. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән кешеләр – штрафлар. Әлмәт юлларына тематик рейдка дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре чыкты. Аның барышында пассажирлар йөртү кагыйдәләрен санга сукмаган өчен квитанцияләрне ике хокук бозучы алган.

"2022  елның 11 аенда автобуслар катнашында 4 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 6 кеше имгәнгән. Автобус йөртүчеләр гаебе белән 2 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кеше җәрәхәтләнгән", - дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте инспекциясенең аерым юл-патруль хезмәте взводы командиры Рамил Сәфәров.

СУ-5 боҗрасы-автоинспекторлар ешрак постка баса торган урыннарның берсе. Монда пассажир транспортының иң тыгыз агымы үзәтелә. Инспекторлар  юл хәрәкәтендә катнашу хокукын раслаучы гамәлдәге диагностик карталарны, пассажирлар йөртү өчен лицензияне тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса