Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Җәяүле» профилактик чарасы бара

Чара җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтү максатыннан үткәрелә.

20-29 октябрьдә Әлмәт һәм Әлмәт районы территориясендә «Җәяүле» дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге  хәбәр итә.

Полиция  тарафыннан үткәрелә торган чара кысаларында машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә йөрү өстенлекләрен бирмәү, каралмаган урыннарда җәяүлеләр тарафыннан юл аша чыгу очракларын кисәтү, шулай ук Әлмәт районының торак пунктларыннан читтә җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау очракларын кисәтү буенча эш көчәйтеләчәк.

Быел Әлмәт районында җәяүлеләр катнашында 30 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган, 29ы имгәнгән.

Дәүләт автоинспекциясе автотранспорт чараларын йөртүчеләргә гомумбелем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары, җәмәгать транспорты тукталышлары, юл чатлары һәм җәяүлеләр кичү урыннары яныннан, шулай ук юлны күзәтү чикләнгән урыннарда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

"Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да искәртәбез, җәяүлеләрне таптатуның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытында туры килә. Начар һава торышы һәм урам-юл челтәренең яктыртылуы юлда машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне  күрүен чикли", – диелә анда.

Дәүләт автомобиль инспекциясе җәяүлеләрне яктылык кайтару элементларын  кулланырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса