Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Дүрт Әлмәтле электр самокатында йөргәндә кагыйдәләрне бозган

Шәһәрдә электр самокатларын тикшерделәр.

 Әлмәттә электр самокатларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәү буенча рейд үткәрелде, дип хәбәр итә Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

Профилактик рейд нәтиҗәсендә дүрт хокук бозучы ачыкланды. Автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучылар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, шулай ук тематик белешмәлекләр тапшырдылар.

Дәүләт автоинспекторлары юлны җәяүлеләр кичүе буенча гына чыгарга була, юл аркылы чыкканда самокаттан төшеп, аны тотып чыгарга кирәклеген  искә төшерә. Рульне ике кул белән дә тотарга, каршылыклар күргәндә тизлекне әкренәйтергә кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса